Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2017 08:55

Рузилә Нуриева язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Сугыш… Нинди куркыныч, дәhшәтле сүз. Бу сүз барлык гаиләләргә бары тик кайгы-хәсрәтләр генә алып килгән. Минем әбиемнең әтисе дә, ягъни бабам сугышта катнашкан. Аннан исән-имин кайткан. Әлеге язмам Кашаф бабам турында.

Бабаем Шакиров Кашаф Закир улы 1925 нче елнын 23нче ноябрендә Кукмара районы Өлге авылында туа. 1943нче елнын 15нче гыйнварында туган илен сакларга сугышка китә. «743 нче разведка зенит артелериясенә» билгеләнә. Ул анда өлкән разведчик була. 1944нче елнын 23 нче октябреннән алып 1945 нче елнын 9 маена кадәр 2 нче Украина фронтында сугыша. Бабам 1949 нчы елда демобилизацияләнеп  туган авылына кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп кенә медальләре бирелә аңа. Мин бабам белән горурланам.

1)«Германияне җингән очен» (1946нчы ел, 5нче январь)

2)«Будапештны алган өчен» (1947нче ел, 5нче июнь)

3)«Венаны алган өчен» (1947нче ел, 15 июнь)

4)«Совет армиясенә 30 ел» (1948нче ел,15нче август)

5)«Сугышчан батырлыклары өчен» (1955нче ел,4нче май)

6)«Бөек җиңүгә 20 ел» (1966нчы ел,25нче август)

7)«СССР кораллы көчләренә 50 ел» (1969нчы ел,20нче февраль)

8)«Бөек Ватан сугышының 30 еллыгына» (1976нчы ел,18нче февраль)

9)«Бөек Ватан сугышының 2нче дәрәҗә ордены» (1985нче ел,11нче март)

10)«Бөек Ватан сугышының 40 еллыгына» (1985нче ел,7нче май)

11)«СССР кораллы көчләренә 70 ел» (1988нче ел,5нче май)

12)«3нче дәрәҗә дан ордены» (2003нче ел,8нче октябрь)

Сугыштан кайткач, колхозга эшкә керә бабам. Шулай ук бөтен ил белән бергәләшеп сугыштан соҗгы тергезү эшләрендә дә катнаша.

Кызганыч, мин туганчы, 61 яшендә бабам дөньядан киткән. Аның батырлыклары белән мин дә, балалары да, оныклары да горурланабыз. Аны барысы да хөрмәт иткән hәм хәзер дә олылап искә алалар.

Рузилә Нуриева, 6 яшь, Зур Кукмара, Кукмара.