Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 июля 2022 09:00

Витаминлы бакчабыз

Җәй җиттеме, бакчабыздаВитамин тулып тора.Берсе бетсә, икенчесеӨлгереп, булып тора. Җиләк – җимеш, яшелчәнеңҺәрберсендә — витамин.Кайсында А, кайсында Б,Барысын да әйталмыйм. Әни әйтә витаминнарКешене үстерә, ди.Кайсы акылны арттыра,Йә тәнгә көч бирә, ди. Витаминнарның һәрберсенЮып ашау зарур, ди.Минем сүзне тыңламаучыАвыруга тарыр, ди. Дөрес әйтә минем әни,Ул бит шәфкать туташы.Витаминның төрлесенәБай була аның...

Җәй җиттеме, бакчабызда
Витамин тулып тора.
Берсе бетсә, икенчесе
Өлгереп, булып тора.

Җиләк – җимеш, яшелчәнең
Һәрберсендә — витамин.
Кайсында А, кайсында Б,
Барысын да әйталмыйм.

Әни әйтә витаминнар
Кешене үстерә, ди.
Кайсы акылны арттыра,
Йә тәнгә көч бирә, ди.

Витаминнарның һәрберсен
Юып ашау зарур, ди.
Минем сүзне тыңламаучы
Авыруга тарыр, ди.

Дөрес әйтә минем әни,
Ул бит шәфкать туташы.
Витаминның төрлесенә
Бай була аның ашы.

Гел минем файдага гына
Бу җәйләр үтсен әле.
Сулар сибим : витаминнар
Күп булып үссен әле.

Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов