Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
23 июня 2025 13:06
«САЛАВАTik» БАЛАЛАР СТУДИЯСЕНӘ КАСТИНГ
Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз «САЛАВАTik» балалар студиясенә йөрергә теләсә, кастингта катнашыгыз! -
10 июня 2025 11:22
«ИҖАДИ ҖӘЙ» бәйгесе
Дустым, «Салават күпере» журналы редакциясе сиңа яңа бәйге әзерләде. Ул – «ИҖАДИ ҖӘЙ» дип атала. -
16 апреля 2025 10:08
Уеннар сандыгы
Яңа бәйге -
18 февраля 2025 11:10
Яңа бәйге
«СалаваТIK»лар белән яңа җырларны өйрән һәм безгә җибәр! -
25 января 2025 09:27
«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналының 2025 елга бәйгеләр исемлеге
Саклап куегыз һәм югалтмагыз. -
07 ноября 2024 10:49
Яңа бәйге!
«СалаваTik»лар дусларын җыя! «СалаваTik» Вконтакте төркеменә кушыл һәм «СалаваTik»ларның татарча яңа ел концертына ике кешелек билет от! -
05 ноября 2024 11:00
10 000 сумлык билет от!
«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналына язылуның ике ысулын тәкъдим итәбез: -
22 октября 2024 15:24
«Салават күпере» журналына языл - Циркка билет от!»
2024 нче елның 25 октябреннән 31 декабренә кадәр 2025 нче елның беренче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына языл. Язылу квитанциясенең күчермәсен salavatkupere@mail.ru электрон адресына «Циркка барасым килә!» тамгасы белән юлларга кирәк булачак. Җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә 2025 нче елның 13 гыйнварында сайлап алыначак. ТУЛЫРАК:👇🏻👇🏻👇🏻 -
26 июня 2024 10:06
«Яраткан гаиләм» бәйгесе нигезләмәсе.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан «Салават күпере» журналы «Яраткан гаиләм» рәсем бәйгесен башлап җибәрә. Бәйге 2024 нче ел июль – 2024 нче ел декабрь аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала. Бәйге шартлары буенча катнашучылар үзләренең гаилә рәсемнәрен 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу турында квитанция белән salavatkupere@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә тиеш. Нәтиҗәләр ясау вакыты – 2024 нче елның 20 декабре. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайланган рәсемнәр журналда урын алачак. Уңышлар юлдаш булсын! -
24 июня 2024 15:58
«Мин спортчы» бәйгесе дәвам итә.
Бәйгедә катнашу өчен спорт белән шөгыльләнгәндә фотога төшәсең һәм salavatkupere@mail.ru адресына җибәрәсең. -
15 мая 2024 10:43
Сәламәт гаилә
Дустым, әйдә, 2024 елны СӘЛАМӘТ ГАИЛӘ елы дип игълан итәбез. -
31 января 2024 10:13
«Мин спортчы» бәйгесе нигезләмәсе
Дустым, син «Мин спортчы» бәйгесендә катнашырга әзерме? Әйдә, алайса, фотобәйгене башлыйбыз. Аның шарты бик гади, спорт белән шөгыльләнгәндә фотога төшәсең һәм salavatkupere@mail.ru адресына җибәрәсең. Шулай ук 2024 елның икенче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә юлларга онытма. Синнән 15 ноябрьгә кадәр хатлар көтеп калабыз. -
25 января 2024 10:00
Ярмалардан әтәч ясыйбыз
Кирәк булачак: • Кабак орлыклары • Дөге ярмасы • Карабодай ярмасы • Көнбагыш • Кызыл ясмык • Нохут • Төрле төстәге һәм зурлыктагы фасоль • Маш -
22 января 2024 15:02
«Балачак сәхнәсе»
Кадерле тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары! «Салават күпере» журналы сезне өр-яңа бәйгедә катнашырга чакыра! -
09 января 2024 16:21
«Сәламәт гаилә» бәйгесе нигезләмәсе
Дустым, әйдә, 2024 елны СӘЛАМӘТ ГАИЛӘ елы дип игълан итәбез. Син ел буе вакытында йокларга ят, дөрес итеп туклан, саф һавада йөр, спорт белән шөгыльлән! Әти-әниеңне, әби-бабаңны, апа-абыйны, энең белән сеңлеңне дә үзеңә иярт. Шулвакыт сез сәламәт гаилә булырсыз! Нәкъ безнең дустыбыз Салаватның гаиләсе кебек! Һәр санда Салават безгә үзенең һәм гаиләсендәге һәр кешенең нинди спорт төре белән шөгыльләнүен сөйләр. Сиңа ябыштыргычлар арасыннан ул спорт төре ясалганын табарга һәм махсус биткә ябыштырып барырга кирәк! Барлык ябыштыргычларны җыеп һәм ябыштырып бетергәч, махсус битне 2024 елның 1 нче декабренә кадәр salavatkupere@mail.ru адресына юлла! Туры эфирда лототрон ярдәмендә сайлап алынган укучыбызны сәламәт бүләк – спорт җиһазы көтә!