Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 февраля 2024 10:43

Минем гаиләм

«Ак каурый» түгәрәге әгъзасы шигыре

Әти, әни, мин, абый –
Без гаиләдә дүрт кеше.
Бердәм булып яшибез,
Һәркемнең бар үз эше.

Әрләнебез бар әле,
Кушаматы – Шүрәле.
Аның белән бик кызык,
Ярата төрле ризык.

Әти белән әнине
Чиксез хөрмәт итәбез.
Кайгы-борчу килмәсен,
Дус яшәсен гаиләбез!

Әминә Мөхтәсимова, Яр Чаллы, 5 Л сыйныфы.