Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 сентябрь 2026 11:04

Әкияттә кунакта

8 сентябрь көнне «Россия халыклары телләре көне» уңаеннан Казан шәһәренең 67 нче татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, коллектив хезмәткәрләре һәм әти-әниләр катнашында «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша үткәрелде.

Казан шәһәренең 67 нче татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасының беренче бинасы 2011 елның ноябрендә, икенчесе – 2014 елда ачылган иде. Бүгенге көндә 15 төркем эшләп килә. Аларга 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар йөри. Шунысы сөендерә, бакчада психологик үсешендә тоткарлыклары, сөйләмендә авыр кимчелекләр, логопедия һәм сәламәтлекләре ягыннан чикле балалар өчен махсус төркемнәр дә эшләп килә.

Әлеге балалар бакчасы ачылуның беренче көненнән балаларга милли тәрбия бирү, татар теленә өйрәтү – төп бурычларның берсе булып тора. Бу юнәлештә уку елы дәвамында балалар, ата-аналар, педагоглар белән төрле чаралар оештырыла.

2017 елда татар халкының көнкүрешен, тарихын чагылдырган «Мирас» музее ачылды. Экспонатлар бакча хезмәткәрләре, биредә тәрбияләнүче балаланың әти-әниләре, әби-бабалары көче белән тупланды. Елдан-ел музей фонды артуы, тулылана баруы – күмәк эш нәтиҗәсе. Шунысы мөһим, бакчада үткәрелә торган бер генә чара да музей экспонатларыннан башка үтми. Экспонатлар аша балалар халыкның бай мирасы белән таныша.

Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары, ярышлар, бәйгеләр үткәрелеп килә. Алар арасында милли бәйрәмнәр: Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй, шулай ук төрле даталарга кагылышлы бәйрәмнәр: Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү бәйрәме һ.б. гаилә бәйрәмнәре оештырыла. Әлеге чараларда әти-әниләрнең актив катнашуы аеруча сөендерә. Һәр эштә, һәр бәйрәмне әзерләү һәм үткәрүдә алар – төп ярдәмчеләр.

8 сентябрь көнне исә  «Россия халыклары телләре көне» уңаеннан «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша үткәрелде. Балалар янына кунакка бөек шагыйребез Г.Тукай әкиятләренең геройлары Шүрәле, Су анасы килде. Алар үзләре белән тылсымлы букчаларында төрле сюрпризлар алып килгәннәр иде. Әкияти кунаклар балаларга мавыктыргыч викторина үткәрде. Төрле халыкларның әкият геройларына кагылышлы предметларны күрсәтте, ә балалар предметка карап әкиятнең һәм геройның исемен атадылар, кыскача эчтәлеген дә искә төшерделәр. Шулай ук сабыйлар Су анасы белән Шүрәлегә туган тел турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр дә читтә калмады. Милли киемнәр кигән тәрбияче Наилә Хәмит кызы Әхмәдиева Рәшит Әхмәтҗановның туган тел турында шигырен укуы нур өстенә нур өстәде. Әти-әниләр исеменнән Алинә Бикмуллина чыгыш ясады. Ул балаларга туган телебезне өйрәнүнең әһәмите турында үз фикерен җиткерде.

Тамашаның икенче өлеше иҗади остаханә буларак дәвам итте. Шүрәле һәм Су анасы, 9 нчы мәктәпкә әзерлек төркеме әниләре язучы Алинә Бикмуллина һәм шагыйрә Лиана Әмирханова белән берлектә, балаларга үз куллары белән брошка ясарга тәкъдим итте. Балалар һәркайсы үзләренең кул эшләнмәләрен иҗади якын килеп бизәде. 

Милли чара татар халкының гимнына әверелгән, бөек шагыйребез сүзләренә язылган «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Һичшиксез, әлеге чара һәркемгә якты хисләр бүләк итте, татар телен өйрәнүгә этәргеч булып, туган як мәдәнияты белән кызыксынуны ныгытты.