Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2024 08:29

Иртәнге нурлар

Константин Ушинскийдан

Күк йөзенә кып-кызыл булып Кояш килеп чыкты да төрле якка үзенең алтын нурларын сибәргә, җирне уятырга  кереште. Беренче нур сызылып үтте дә Тургай өстенә төште. Тургай талпынып куйды, оясыннан пырхылдап очып чыкты һәм биеккә-биеккә күтәрелде дә көмештәй тавышы белән өздереп сайрап җибәрде: «Ах, иртәнге саф һавада нинди рәхәт! Нинди рәхәт! Нинди иркен!» Икенче нур Куянкайга төште. Куянкай колакларын селкетеп куйды да, шатланып сикерә-сикерә, чыклы болын буйлап чабып китте. Үзенә иртәнге ашка сусыл үлән эзләп китте ул. Өченче нур тавык кетәгенә төште. Әтәч канатларын җилпеде дә: «Кикрикү-ү-үк!» – дип кычкырып җибәрде. Тавыклар, кытаклый-кытаклый, куначаларыннан сикереп төштеләр һәм, чүп-чарда тибенә-тибенә, суалчан-кортлар чүпли башладылар. Дүртенче нур умарталарга төште. Бер корт кәрәз өеннән чыкты да ояның ишек төбенә кунды, канатларын җәеп җибәрде һәм, хуш исле чәчәкләргә куна-куна, бал җыярга дип очып китте: «бз-з-з-з!» Бишенче нур балалар бүлмәсенә, йоклап яткан бәләкәй ялкау өстенә төште, аның күзләрен чагылдырып җибәрде. Ә ул икенче ягына борылды да тагын йокыга китте.