Язучылар иҗаты
Ибраһим Биектаулы шигырьләре
Кояш сүзе
  Мин  Кояш.                                       
  Йокыдан
  мин иртә уянам,
  бар җирне  яктыртам,
  нур сибәм дөньяга.
  Җир  шарын  җылытам,    
  үләннәр  яшәртәм,
  кош-кортка, Кешегә
  җан  өрәм – яшәтәм!
   
  Рамис
  Рамис  әле  кечкенә.
  Үрмәләп  тыз-быз  йөри.
  Бүлмәнең  дүрт  ягында
  Юктыр җитмәгән  җире.
Әнисен  бик ярата ул.
  Әтисенә  шатлана.
  Эштән кайтып керүгә
  муенына  атлана.
Эшләгән – ашый 
  Бакчага  бардык кичә...
  Түтәлләр ... әллә ничә.
  Бик күп анда яшелчә :
  кишер, суган, кәбестә,
  помидор да чөгендер –
  бармаклар белән генә
  санау мөмкин түгелдер.
Монда алма да үсә,             
  монда чия дә үсә,
  карлыганы, курасы –
  бик күп җимеш буласы...
  Ә  миңа соң нишләргә?
  Ә миңа – су сибәргә!..