Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 июня 2025 09:09

МАТУРЛЫК БӨРЕЛӘНГӘН МИЗГЕЛДӘ

Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа. Беренче шигырь китабы 2003елда басылып чыга. Ә.Ситдыйкова – 2008 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Әминә еш кына тәрәзәдән урамны күзәтә. Ул шулай дөнья белән таныша. Әнисе аның бу гадәтен белгәнгә, кызны сөйләштерә, аңа төрле сораулар бирә:

–Тәрәзәгә кара әле, кызым! Тышта ниләр бар икән?!

Кызчык урындык алып тәрәзә янына килә. Урындыкка менеп утыра да, пыяла аша тирә-якка күз сала. Урамда яз. Ара-тирә кешеләр үтеп китә. Машиналар чаба. Әминә телен йоткандай сүзсез генә бармакларын бөгә-бөгә, нидер санагандай итә. Әнисе түзми, кабат кызына эндәшә:

–Кызым, нәрсәләр бар анда?! Тәрәзәдән ниләр күрәсең?!

– Әнә, анда машина. Икәү. Анда тагын берәү.

Лилия тәрәзә янына якын килеп, тышка күз ташлый. Кызның җавабы белән килешкәндәй, елмаеп куя.

– Барысы ничә машина инде, кызым?!

– Дүрт!

– Өчәү генә бит!

– Берсе китте...

Ана шулай да, кызына кисәтү ясый:

– Дөрес санарга өйрән. Әнә мәктәпкә бара торган сукмакка кара әле, анда ничә кыз бара?! 

 – Икәү.

– Әйе! Урамда матурмы, кызым?!

– Матур!

– Күр әле, куаклар ямь-яшел. Әнә хәтфә келәмдәй үлән өстенә чәчәкләр сибелгән. Күрәсеңме?!

Әминә теләр-теләмәс кенә җавап кайтара.

– Күрәм.

– Әнә теге чәчәкне күрәсеңме?! Ул нинди чәчәк аткан?!

– Сары.

– Әйе! Мәктәп бакчасындагы сиреньнәр дә чәчкә  аткан. Ул чәчәкләр нинди төстә, кызым, әйт әле!

Кызчык ишетмәмешкә салышып, әнисенең сүзен колак яныннан уздырып җибәрә. Лилия баласы исендә калдырсын дип, үзенең соравына үзе җавап бирә:

– Сирень чәчәге аксыл-шәмәхә төстә. Кайберсенең чәчәкләре ак төстә. Урамга чыккач, күрсәтермен әле яме!

Әминә кулына тоткан агач кашык белән тәрәзә төбенә шак-шок итеп суккалый башлый.

– Нәрсә эшлисең тагын?

– Карыйм!

– Гөлгә тимә! Сындырасың бит! Ул аннары елый.

– Юк, еламый! – дип, Әминә гөл савытын бер читкәрәк этеп куя. Әнисе моны күреп, кызын кабат кисәтә:

– Кызым, гөлне урыннан күчерергә ярамый. Ул кузгатканны яратмый. Күчереп йөрткән гөл чәчәк атмый. Кыз җәһәт кенә сүзне икенчегә бора:

– Әни, анда кояш чыккан. Әйдә, урамга чыгабыз! Таганда атынабыз.

Әминә бүлмәсенә кереп, шкафтан киемнәрен тартып чыгара башлады.

– Кызым, ипләп кенә! Алай туздырырга ярамый. Киемнәреңне әйбәтләп ал. Төшергәннәрен элеп куй!

Лилия кызына зәңгәр төстәге күлмәген сайлап кидерде. Алтынсу, куе чәчләрен күлмәге төсендәге тасма кушып үргәч, кыз канатын җилпеп очарга әзерләнгән күбәләккә охшап калды. Кызын алдына утыртып, тупырдатып сөйгәннән соң, Лилия кабат кызына сорау бирде:

– Тыңлыйсыңмы соң мине? Тыңласаң гына алып чыгам. Кыз бала урамда да тәртибе белән башкаларга үрнәк булырга тиеш.

– Тыңлыйм!

– Анда ни эшлисең?

– Атынам.

Әминә инде үзен атынгычта атынгандай хис итә ахрысы. Куанычы йөзенә якты елмаю булып җәелде. Самими карашыннан шатлык бөркелә. Ул әнисен ашыктырып, кулыннан җитәкләп урамга әйдәкли. Лилия кызының күптән түгел генә әбисе белән ял паркына барганын исенә төшерде. Шул хакта сөйләшә-сөйләшә, әни белән кыз өйдән чыктылар.

– Әби сине кайда алып барды?

– Паркка. Карусельга.

– Кызым, әбиең анда  сиңа нәрсәләр алды?

Әминә гаҗәпләнгәндәй, күзләрен зур ачып, әнисенә күтәрелеп карады. Шуны да белмисеңмени дигәндәй, сораулы карашын төбәп, әнисенә җавап кайтарды:

– Әбием түгел, мин үзем алдым, туңдырма.

– Сиңа акча кем бирде?

– Беркем дә бирмәде.

– Үзең эшләп алдыңмыни?

– Юк, әбекәй бирде.

Лилия кызының самими җавапларын ишетеп, кеткелдәп көлә. Киң һәм якты шәһәр урамыннан бәхетле ана белән нәни кызчык җитәкләшеп атлый. Аяз күк йөзендә бер болыт әсәре дә юк. Ана-бала мәхәббәтенә соклангандай, алтын кояш елмая. Тирә-яктагы гөлләр дә, шау чәчәктәге сирень куаклары да, хәтта таштан төзелгән биек-биек йортлар да, тыз-быз юлдан чабучы машиналар да, әни белән кызга борылып карый сыман.  Үтеп баручы кешеләр дә, аларның бәхетен уртаклаша кебек. Садә, саф күңелле бала күңелендә дөньяны үзгәртердәй матурлык бөреләнәгән мизгел бу. Шуны сизеп, тоеп алган ананың иреннәреннән дога сүзләре тама: «Йә, Раббым! Бәхетемне күпсенмә! Балам гомерле, сау-сәламәт, тәүфыйклы, тәрбияле булып үссен! Еллар имин, дөнья тыныч булсын!»