Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 февраля 2024 11:10

Шигырьләр

Тиздән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Әтиләрегезгә, бабабайларыгызга матур шигырьләр сөйләп бүләк ясагыз!

Әти палас кага

Сызгана да җиңнәрен,
Ала да сыек чыбык,
Кыйный әти...  паласны,
Урамга алып чыгып.
Урамда уйнап йөргән
Малайлар, кыз балалар
Үрле-кырлы сикергән
Паласны кызганалар.
Әти көлә: «Бу палас
Тузанланып беткән, - ди, -
Тузаннарын кагарга
Кирәк булган күптән!» -ди.
Мин дә бит, үч иткәндәй,
Тузанга кергән идем,
Урамдагы тузанны
Туздырып йөргән идем.
Әтием палас кага,
Миңа да күз салгалый.
Бер паласка, бер миңа
Карап-карап алгалый.
Ахры, минем тузанны да
Каккаларга чамалый! (Р.Миңнуллин)

Бабай кебек

Бабай әйтә:
«Мин гел күрәм
Кояшның туганын, - ди, -
Кояш чыкканын күргәнгә
Бәхетле булганмын!» - ди.
Мин дә бабайга охшаган,
Соң торганым юк минем -
Кояш чыкканын карыйм да
Аннан...  тагын йоклыймын! (Р.Миңнуллин)

Әти йорт төзи 

Минем әти – йорт төзүче,
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда
Балкып торалар утлар.
Минем әти – кирпеч түши
Нык итеп, тыгыз итеп –
Матурлап, сырлап, шомартып,
Турылап, тигез итеп.
Югарыда көчле кран
Әйләнеп, йөреп тора.
Шушы машина әтигә
Кирпечләр биреп тора.
Көн саен йорт үсә бара,
Биеккә күтәрелә.
Әтием дә күтәрелә
Шушы йорт белән бергә.
Хәзер инде үз йортны мин
Тәрәзәдән дә күрәм.
Хәтта аның рәсемен дә
Дәфтәремә төшерәм. (Ә.Ерикәй)


Борау

Сорамадым соравын,
Алдым бабай боравын.
Нинди файда эшлисе,
Кайда, нәрсә тишәсе?
Борауны борам, борам,
Борам, остара барам!
Боравымны кулдан алып,
Колакны борды бабам... (Ш.Галиев)

Басуда

Дәү әти буразна яра,
Әтием ашлык ура.
Әтием урган ашлыкны
Абыем ташып тора.
...Дүртәүләп кайтабыз кичен –
Сузыла күләгәләр.
Арыганнар, ахры... мине
Алмашлап күтәрәләр...(С.Рәхмәтуллин)

Минем бабай белән әби
Кояшны уздыралар:
Кояштан соң яталар да
Таң атканчы торалар. (М. Әхмәтҗанов)

Уң кул була,
Сул кул була,
Ә уң кул була тәти.
Тәти кул белән ашарга
Өйрәтте мине әти. (М.Фәйзуллина)

Әти төсле!

Әти бик тә кыюсыз,
Бик бәләкәй һәм чандыр
Малай булган
Кайчандыр.
Соңга да калгалаган,
Шелтә дә алгалаган.
Бик яраткан уйнарга.
Кайда гына йөрмәгән,
Өйгә кайтып
Кермәгән!
Бик соң торган
Йокыдан,
Чөнки төннәр буена
Качып китап укыган.
Бервакытны тарихтан
Алган ул хәтта «өчле»...
Мин дә нәкъ
Әти төсле!
Рәхәт минем әтигә -
Бар исеме, бар даны!
«Кешелекле кеше!» дип
Мактыйлар бар да аны.
Минем әти мактаулы
Үзенең эшендә дә -
Өр-яңа орден балкый
Әтинең түшендә дә!
Гел әйбәт сүзләр йөри
Әтиемә карата.
Аны бар да хөрмәтли,
Аны бар да ярата.
Ул - Сабантуй батыры!
Ул - гайрәтле!
Ул - көчле!
Мин дә нәкъ
 Әти төсле! (Р. Миңнуллин)