Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар

  • 11 ноября 2020 10:29

    Яңа елга багышланган шигырьләр

    Бәйрәмнәр кирәк безгә!.. Кыш килде Урамнарга, бакчаларга, Урман, кырлар өстенә Ак мамыктай күбәләк кар Төшә дә төшә генә. Һава саф – рәхәт суларга, Яп-якты бөтен урын, Кыш бабай килде кунакка, Җир киде йомшак тунын. Мостафа Ногман Кыш бабай килгән Безгә Кыш бабай килгән, Яңа ел алып килгән. Капчыгына күп итеп...
    1042 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 06 ноября 2020 08:20

    Яшел койма артында

    Казан артындагы авылларның берсендә яшел коймалы бик матур йорт бар. Ул йортның ишегалдында кояш кебек сап-сары түп-түгәрәк чеби яши. Аның исеме – Чәнти. Чәнти бармак кебек кечкенә булганга, әнисе аңа шундый исем биргән. Чәнти – бик кызыксынучан чеби. Яшел койма артында ниләр барлыгын бик беләсе килә аның. Анда әнисе Чуарбикәнең...
    861 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 03 ноября 2020 10:38

    Җан бәясе

      Миңа 5-6 яшьләр булгандыр. Ул җәйне әткәй каяндыр көчек алып кайтты. Бияләй кадәр генә көчек. Әле дә хәтерлим: борынында ак тап бар иде. Кайсыдыр аягына да ак оекбаш “кигән” иде. Ә күзләре! Шундук яраттыра торган нурлы, җанлы иде алар, чын кешеләрнеке, дөресрәге, балаларныкы төсле... Үз ишем кебек күреп, берничә...
    768 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 октября 2020 13:40

    Кыш бабай

    Кыш бабай, Кыш бабай, Безгә бик таныш бабай. Сакал-мыек ап-актан, Килгән безгә ерактан. Бүләкләр алып килгән, Бүреген кыңгыр кигән. Әйлән-бәйлән уйната, Биетә һәм җырлата. Әхмәт Рәшит
    1259 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 октября 2020 13:29

    Салкын саф һава

    Салкын саф һава, Йомшак кар ява. Урамга чыксаң, Битләр кызара. Кар бөртекләре Өстеңә куна, Үзләре матур Һәм салкын була.  Әминә Бикчәнтәева   
    1368 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 21 октября 2020 13:55

    Ренат Харис шигырьләре

    Ботка Газлы зәп-зәңгәр утта Әни пешерә ботка. Юган ярмасы – сары, Исеме була – тары. Ярманы суга салды, Суны кайнатып алды. Сөт өстәде аннары, тоз өстәде аннары, май өстәде аннары, һәм ботка булды тары.         Башмак кигәндә Менә безнең уң башмак, Менә безнең сул башмак, Уңын киябез...
    1459 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 19 октября 2020 13:35

    Әни турында шигырьләр

    Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова) Иртүк торып битен юган, Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган — Бүген әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ямьле! Якты булсын, балкып торсын — Бүген әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат сөртте, Җәйде ап-ак җәймәне. Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген әни бәйрәме. Күмәкләшеп без дә,...
    6290 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 октября 2020 13:47

    Тыныч йокы!

    Тыныч йокы әнкәйгә! Тыныч йокы әткәйгә! Тыныч йокы абыема! Тыныч йокы радиога! Тыныч йокы үземә! Тыныч йокы күземә! Тыныч йокы курчакларыма, Куяннарыма — куркакларыма! Тыныч йокы сәгать күкесенә дә, Тыныч йокы бөтенесенә дә! Юк, юк, күке ятмасын, Иртән безне уятсын. Шәүкәт Галиев
    1331 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 октября 2020 13:33

    Дәү әнигә күчтәнәч

    Тутырдык без тартмага Өрек, йөзем, алманы, Салдык чәй дә, конфет та — Буш урыннар калмады. Әй сөенер дәү әни, Килеп төшкәч күчтәнәч. Кызык булыр ул аңа, Алдан белеп көтмәгәч. Шәүкәт Галиев
    1558 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 октября 2020 10:50

    Аюым

    Йом күзеңне, Аюым, Көтмә кояш Баюын. Әлли-бәү, Йом күзеңне, Аюым. Һаман ачык Күзләрең, Ник йоммыйсың Үзләрен? Әлли-бәү, Бәлли-бәү, Һаман ачык Күзләрең. Тыңламыйсың Сүзләрем, Күзлисең Күк йөзләрен. Җырлый-җырлый Әлли-бәү Йомылган Үз күзләрем.... Жәүдәт Дәрзаман
    1052 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 октября 2020 12:55

    Беренче адымнар

    Илгиз нинди үскән бала: Үзе торып баса ала! Батыраеп атлап китә, Аяклары тып-тып итә. Әй күңелле була аңа! «Тәпи йөрим!» — дип куана. Әнәс Кари
    1006 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 октября 2020 12:11

    Тук-тук

    —        Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук! —        Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде. —        Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук! Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы. —       ...
    957 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 01 октября 2020 12:24

    Бармаклар

    Уң кулда биш бармак бар, Сулында да биш бармак. Ике кулдагын да кушсаң Ничәү була, уйлап тап! Аяк саен бишәр бармак — Аларын да саныйк без. Ә соңыннан бөтенесен Бергә кушып карыйк без. Гөлфия Юнысова
    920 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 01 октября 2020 12:00

    Хәрәмләшү

    Көз. Апалы-энеле Айнур белән Рафис, йөгерешеп, урамга чыктылар да тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар. Исәпләре төрле-төрле агач яфракларын, җыеп, альбомнарына беркетү иде. Ул яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... «Мине ал!», «Мин менә монда!» дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр. Айнур...
    903 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 сентября 2020 12:01

    «Укытучым»

                            Барыбызга бер генә,                       Белмим, ничек өлгерә.                       Үзе шундый сөйкемле,                        Нәкъ әнием шикелле,                        Шат йөзле...
    901 тапкыр укылган тулырак укырга...