«Тәрбияле бала»
Ризаэддин ФӘХРЕДДИН
БИСМИЛЛӘҺИР-РАХМӘНИР-РАХИМ
Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр.
Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.
Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер.
Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр.
Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә.
Тәрбияле бала бетмәс-төкәнмәс хәзинә булса да, тәрбияле булу да бик җиңелдер.
Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр.
«Атам һәм анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар һәм мине үрнәк итеп сөйләсеннәр»,– дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була алырлар.
Тәрбияле бала бик билгеле булыр. Эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр. Тәрбияле балаларның нинди булганлыкларын сезгә шушы урында белдерәбез, укып аңларсыз һәм рәхәтләнеп, күңеллеләнеп тәрбияле балаларның гадәтләрен үзләштерерсез. Тәрбияле балаларның гадәтләре һәм холыклары менә шушылай булыр.
1913 ел.