18 августа 2024 11:32            
            
                
            
            
            
            
            
            
            
            
        
                            Әхмәтнең укыйсы килә
Бари Рәхмәт шигыре
Алты яшь тик әле Әхмәткә,
  Бик йөрисе килә мәктәпкә.
  «Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —
  Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди.
  «Улым, ашыкма, — ди әнисе. —
  Кечкенә бит, яшь бит әле син.
  Бер елдан соң йөри башларсың».
  «Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?
  Иртәгәме? Берсекөнгәме?
  Көннәр салкынайгач, көзгәме?
  Әйт тә әйт!» — ди Әхмәт. Йә, ничек
  Җавап бирсен инде әнисе?!
  «Илдар тәпи йөри башлагач
  Укырсың, — ди, җавап тапмагач. —
  Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта
  Озатырмын сине мәктәпкә».
  «Илдар! Илдар! Тор инде,
  Тизрәк тәпи йөр инде».
   
 
     
     
    
     
     
     
             
             
             
             
             
             
             
                                                            
                            
                        