«Һөнәр һәркемгә кирәк!» әкияте - 1 өлеш
Автор - Гөлнара Хәйдәрова. Рәссам - Влада Семёнова.
Бер урманда, карт имән төбендәге җылы һәм уңайлы өндә Чи-чи исемле кара күзле, озын нечкә койрыклы нәни генә тычкан баласы яшәгән. Чи-чи күбрәк әнисе янында гына торган. Ә беркөнне, өнгә үтеп кергән кояш нурларына карап:
– Әнием, ә безнең өнне каплап торган агачлар артында ниләр бар икән? – дип сораган.
– Алар артында зур дөнья бар, улым, – дип җавап биргән Әни тычкан. – Син аны үз күзләрең белән күрә аласың. Тик сак бул, өнебездән ерак китмә!
Чи-чи ризалык белдереп баш каккан да өннән урамга атлаган. Һәр тавышны игътибар белән тыңлап, сак кына барган ул. Аннары томшыгы белән каты итеп агачны тукылдаткан Тукранны күреп алган.
– Исәнмесез! – дип чикылдаган Чи-чи. – Ә сез нәрсә эшлисез?
Тукран, эшеннән туктап, тычкан баласына карап елмайган һәм:
– Исәнме, бәләкәч! Мин – тукран, агачларны дәвалыйм, – дип җавап биргән. – Күрәсеңме, менә монда зарарлы корт яшеренгән. Мин аны табам һәм куып җибәрәм. Мин – агачлар табибы.
– Син агачларның сәламәтлеген саклыйсың икән! – дип сокланган аңа Чи-чи.