«Һөнәр һәркемгә кирәк!» әкияте - 2 өлеш
Автор - Гөлнара Хәйдәрова. Рәссам - Влада Семёнова.
Тычкан баласы юлын дәвам иткән. Кинәт куаклар селкенеп куйган да алар арасыннан бүреләр килеп чыккан. Соры ерткычларны күргәч, Чи-чи калтыранып куйган.
– Курыкма, энекәш, – дигән бүреләрнең берсе. – Без урманны коры ботаклардан һәм чүпләрдән чистартабыз. Без – урман санитарлары. Урманыбыз чиста булса, анда яшәүчеләр шат күңелле һәм сәламәт булыр.
Чи-чи тынычланган һәм юлын дәвам иткән. Сукмак аны зур аланга алып килгән. Анда зур йонлач аю утыра икән.
– Сәлам, бәләкәч! – дигән Аю тыныч тәбәнәк тавыш белән. – Мин сине бөтенләй белмим, син кем, каян киләсең?
– Мин Чи-чи, әнә теге карт имән төбендәге өндә яшим, – дигән тычкан малае. – Ә сез монда нишләп утырасыз?
– Мин урмандагы тәртипне саклыйм, Чи-чи энем, – дигән Аю. – Көчлеләр көчсезләрне, явызлар юашларны рәнҗетмәсен дип тырышам. Мин – хокук сакчысы.