Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 сентябрь 2026 15:06

«Һөнәр һәркемгә кирәк!» әкияте - 3 өлеш

Автор - Гөлнара Хәйдәрова. Рәссам - Влада Семёнова.

Аның яныннан кулларына конверт тоткан ике куян йөгереп узган. Чи-чи аларга аптырап караган.

– Куяннар, сез кая болай ашыгасыз? – дип сораган ул.

– Без – почтальоннар! – дигән куяннарның берсе. – Җәнлекләргә хатлар таратабыз, иң яңа хәбәрләрне сөйлибез. Менә Төлке, мәсәлән, яңа киемнәр коллекциясе ясый. Ул – урманның иң танылган модельеры, ә керпеләр – аның ярдәмчеләре, тегүчеләр.

Чи-чи Төлке янына ашыккан. Кояшлы аланда бик зәвыклы киемдә Төлке утыра, аның янында кулларына кечкенә генә энәләр һәм җепләр тоткан керпеләр кайнаша ди.

– Хәерле көн! – дип чиелдаган Чи-чи.

– Исәнме! – дигән Төлке. – Синең берәр кием тектерәсең киләме?

– Юк, сезнең нәрсә эшләгәнегезне генә карарга килдем.

– Урман халкына матур, уңайлы һәм һава торышына туры килгән киемнәр уйлап табам, – дигән Төлке. – Ә керпе дусларым аларны тегеп бирәләр.