06 сентябрь 2026 15:07
«Һөнәр һәркемгә кирәк!» әкияте - 4 өлеш
Автор - Гөлнара Хәйдәрова. Рәссам - Влада Семёнова.
Чи-чи аларны гаҗәпләнеп тыңлап торган. Ә аннары «Әй, ботка ашарга килегез! Кемнең җиләкле тәмле ботка ашыйсы килә?» дигән тавыш ишеткән. Бу зур казан янында басып торган Карга тавышы булган.
– Минем ашыйсым килә! – дигән Чи-чи, сөенеп, һәм башка җәнлекләр җыелган аланга ашыккан.
Тәмле ботка ашап, керпеләр янына утыргач, Төлке тычкан малаеннан:
– Нәрсә, Чи-чи, хәзер урманда кайсы җәнлекнең нәрсә эшләвен белдеңме инде? – дип сораган.
– Белдем, – дигән Чи-чи. – Һәрберегез төрле, ләкин кирәкле эш башкарасыз. Мин дә, дәү үскәч, үземә яраклы һөнәр сайлармын, – дип елмайган.