19 сентябрь 2026 15:21
Һөнәрләр турында шигырьләр һәм уен
ШИГЫРЬ КУПЛЕТЛАРЫН ҮЗЛӘРЕНӘ ТУРЫ КИЛГӘН РӘСЕМНӘР БЕЛӘН ТОТАШТЫР. СҮЗ НИНДИ ҺӨНӘР ИЯЛӘРЕ ТУРЫНДА БАРА?
Зәкия Туфайлова
ШОФЁР БУЛАМ
Мин дә, әтием шикелле,
Шофёр булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машинам белән уйныйм.
Мөхәммәт Садри
КОРЫЧ КАНАТЛАР ЯНЫНДА
Очучы ял иткәндә,
Әйбәтләп чәй эчкәндә,
Абый самолёт карый,
Кирәк булса, «дәвалый».
Нур Гайсин
МИНЕМ КОРАБ
Капитан минем абый –
Йөзә ерак диңгездә.
Бик сагындык абыйны
Өйдә бөтенебез дә.
Әхмәт Ерикәй
ӘТИ ЙОРТ ТӨЗИ
Минем әти – йорт төзүче,
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда
Балкып торалар утлар.
Әнәс Кари
МИНЕМ ӘНИЕМ – ТЕГҮЧЕ
Өстемдәге күлмәгемә
Күпләр карый сокланып.
«Кем текте?» – дип, кайберләре
Сорап куя, тукталып.