29 сентябрь 2026 15:32
«Кем гаепле?» шигыре
Автор - Әзһәр Габиди.
КЕМ ГАЕПЛЕ?
Акбай йоклап яткан чакта,
Тәмле генә төш күреп,
Хәмит сукты чыбык белән,
Аның йокысын бүлеп.
Көлә-көлә, эт яныннан
Барганда гына китеп,
Акбай Хәмитнең ботыннан
Тешләп алды «һам» итеп.
Әй елады инде Хәмит!
Кем соң монда гаепле?
Тыныч йоклап яткан этме,
Әллә инде Хәмитме?