26 сентябрь 2026 15:30
«Тиен» шигыре
Автор - Яков Аким.
ТИЕН
Гармунчы Ваняда
Бер тиен яшәгән.
Ул һәрчак уйнаган,
Ә Ваня дәшмәгән.
Диванда сикергән,
Бүлмәдә җил куган.
Ул тиен песиләр
Белән нык дус булган.
Бөтерчек шикелле
Тыз да быз килгән ул.
Диварга сикергән,
Түшәмгә менгән ул.
Берсендә бу тиен
Каядыр юк булган.
Котырып уйнавы
Әйтерсең онтылган.
Шкафтан, чоланнан
Эзләгән Ванясы.
Урманга качкандыр? –
Ничекләр табасы?!
Ваня бик кайгырган,
Тәрәзгә төбәлгән.
Гармунын алган да
Сыздырып җибәргән.
Нигә соң гармуны
Гыжылдый, моңланмый?
Ул тарта гармунын,
Берни дә аңламый.
Шул чакта гармуннан
Гүя ут күренә:
Тиене өй салган
Гармунның түренә!
Ленар Шаех тәрҗемәсе
Фәридә Ризаева рәсеме