10 августа 2024 13:32            
            
                
            
            
            
            
            
            
            
            
        
                            Туган тел
Әниемнән иң зур бүләк – туган тел. Әйтеп тора төсле һәрчак: “Кадерен бел”!
Иркәли-назлый ул мине, юата.
  Агышында, тибрәтерлек, моң ята.
Ягымлы сүз булып керә колакка.
  Таныта ул мине илдән еракта.
Саклап кала алсам ана телемне,
  Ныграк яратырмын туган илемне.
Фирдәвес Зариф
 
     
     
    
     
     
     
             
             
             
             
             
             
             
                                                            
                            
                        