Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 марта 2024 10:25

Рамазан ае турында шигырьләр

Хәерле көн «Салават күпере» журналы. Сезгә Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы имназиясендә укучы 2В сыйныф укучылары хат яза. Безнең сыйныф иҗат белән шөгыльләнергә яратучы балаларга бик бай. Шигырьләр язарга бик тә яратабыз. Рамазан ае турында берничә шигыребезне сезгә дә язып җибәрергә уйладык. Рәхим итеп укыгыз!

Унике айның солтаны,
Рамазан ае килде.
Бар  җиһанны ямьләндереп,
Яктылык һәм нур иңде 
Сөенеп каршы алдык,  
Хуш киләсең, Рамазан!
Тәрәвих-намазга чакырып,
Яңгырый моңлы азан.               
Шәйдуллин Инсаф.

Мәрхәмәтле һәм күркәм
Килде безгә Рамазан!
Коръән укы, дустым, онытма
Иман белән тулсын йөрәкләр!         
Закиров Әхмәд.

Рамазан килде безгә
Йөрәкләргә нур тула.
Догаларда булыйк, дуслар 
Бер Аллаһка ышанып.                  
Хисаметдинов Аяз.

Изге Рамазан аенда
Без ураза тотабыз. 
Коръән укып, бер Аллаһка
Гыйбәдәтләр кылабыз.              
Мәхмүдов Сөләйман.


Йөрәкләргә шатлык салып,
Рамазан безгә килә. 
Тәравихлар алга барып
Коръән укылып килә. 
Рәхмәт, Раббым, биргән өчен
Шундый күркәм мөмкинлек! 
Синең ризалыгың өчен 
Булсын берүк изгелек.                  
Гыйләҗева Рузилә.

Рамазан ае килде.
Гыйбадәт ае җитте.
Зурлар сузен тыңлыйбыз
Яман сүз сөйләмибез,
Начар эш эшләмибез.
Намазлы-уразалы
Без һәркөнне үзебез.                    
Ризванова Мәликә.

Тирә-якны нурга төреп,
Яңгырады кичке азан – 
Көтелгән кунак күк килде
Айларның ае – Рамазан.
Ярлыканыр гөнаһлар да,
Кабул булыр уразаң...
Ризыктан да, гайбәттән дә
Тыелып тора алсаң!                      
Киямов Сөләйман.

Шундый тынычлык куңелдә
Шундый шатлык йөзләрдә.
Сагынып көткән бәйрәм килде
Рамазан ае җитте!                          
Шакиров Хафиз.

Рамазан ае килә
Каршы аламын аны
Сагынып көткән аем
Ураза тотып,
Корьән укып,
Аллаһка якынаям              
Сафиуллина Ясминә.

Рамазан ае нигъмәтләре
Уразага кердем мин дә,
Иртүк торып сәхәрдә.
Аллаһ бездән риза  булыр,
Сабыр итсәк әгәр дә.
Ашамасак, эчмәсәк,
Көн  буена  тыелып.
Коръән, намазлар укысак,
Мәчетләргә җыелып.
Уразада бер йотым су
Шулкадәр тәмле була!
Гаилә белән авыз ачу
Күңелле, ямьле була.
Ай буена, иншәәАллаһ,
Әҗер-сәвап җыярбыз,
Раббының чиксез рәхмәтен
Һәр көн саен тоярбыз!           
Валеев Ибраһим.

Кунакларның иң олысы –
Рамазан килде безгә! 
Ел буе дога кылдык –
Сине тагын күрергә! 
Раббым риза булсын, дип
Тотам ураза, 
Намаз, гыйбәдәт кылырга
Онытмыйк беребез дә!
Исмәгыйлева Хәят.

 Яр Чаллы, 29 нчы гимназия, 2В сыйныф укучылары.