25 июнь 2025 яңалыклары
-
25 июня 2025 10:23
ҮЗ ЭШЕНЕҢ ОСТАСЫ
Ә сез белә идегезме, Казанда Габдулла Кариев исемен йөрткән театр бар. Ул – Яшьләр театры. Анда балалар өчен дә кызыклы, ямьле спектакльләр куела. Әнә шул театрда Фернат абый Насыйбуллин дигән актёр эшли. Ул бик күп матур-матур рольләр уйный. Һәм әле шигырьләр дә яза! Шигырьләрен сезгә дә бүләк итәргә булды.